16+

Әлмәттә «Аналар мәктәбе» ачыла

Әлмәт әниләре өчен «Аналар мәктәбе» эшләячәк.

Әлмәттә «Аналар мәктәбе» ачыла

Әлмәт әниләре өчен «Аналар мәктәбе» эшләячәк.

Әлмәтнең перинаталь үзәгендә тиздән "Аналар мәктәбе" ачылачак

Әлмәттә булачак әниләр өчен «Аналар мәктәбе» ачыла. Дәресләр 2 февральдән перинаталь үзәктә башлана. 

Проектның максаты-хатын-кызларга бала тууга әзерләнергә, борчуларын җиңәргә һәм сабыйны карарга өйрәнергә ярдәм итү. Булачак әниләргә үзәк белгечләре: акушер-гинекологлар, анестезиолог-реаниматологлар, неонатологлар консультация бирә. Программа бала табуга һәм яңа туган баланы карауга әзерләнүгә исәпләнгән.

Беренче дәрес 11:00 сәгатьтә Әлмәт шәһәре, Грибоедов ур., 6 йорт, 209 нчы кабинет (хатын-кызлар консультациясе, 2нче кат) адресы буенча узачак. Консультацияләр өчен телефон: +7 (8553) 311-614.


Комментарии

Главное