16+

40 ел бергә гомер иткән әлмәтлеләрне хөрмәтләделәр

Гаиләнең рубин туйлары гөрләде.

40 ел бергә гомер иткән әлмәтлеләрне хөрмәтләделәр

Гаиләнең рубин туйлары гөрләде.

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Замалеев Илдуз Гайсә улы һәм Замалеева Гөлия Нәбиулла кызының рубин туйлары гөрләде. Алар 1985 елның көзендә гаилә корып ике кыз үстерәләр. Гөлия Нәбиулла кызы мәктәптә утыз елдан артык эшләп, балаларга белем һәм тәрбия биреп лаеклы ялга чыга, бүгенге көндә ж,әмәгатьчелек эше алып бара.

Илдуз Гайсә улы егерме елдан артык янгын сүндерүче булып хезмәт итеп, “Янгын сүндерүдә” күрсәткән батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнә, озак еллар дәвамында төп эше белән бергә шәһәр Советы депутаты һәм Халык суды утырышчысы да була. Гаиләнең терәге булып ике кызына югары белем алдырып, укытучы һәм ветеринария медицинасы табибының яраткан әтиләре, өч оныкчыгының бабалары булып яши. Егерме елга якын, Татнефть АЗС Центрда газ эшләнмәләрен төзәтүче оста булып эшләп, лаеклы ялда! Оныкларының олысы династияне дәвам итеп укытучы һөнәрен үзләштерә, уртанчысы хокук белгече булырга әзерләнә, иң кечесе җиденче сыйныфта һәм музыка мәктәбендә белем ала. 
Замалеевлар гаиләсе Дәүләткә хезмәт итеп, лаеклы дәвамчылар тәрбияли! Туган ягын яратучы, шәхесләрен хөрмәт итүче, эштән тәм табып яшәүче гаилә, дип хәбәр итә Әлмәт ЗАГСы.


Комментарии

Главное