16+

Әлмәттә «Иң яхшы хәрби йөртүче» бәйгесе узачак

Чара 20 августта узачак.

Әлмәттә «Иң яхшы хәрби йөртүче» бәйгесе узачак

Чара 20 августта узачак.

 

20 август көнне Әлмәт автомәктәбе һәм ДОСААФ автодромында  "Иң яхшы хәрби йөртүче" бәйгесе узачак. 

Чара «Иң яхшы хәрби йөртүче-2025» республика конкурсының сайлап алу этабы һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» республика спартакиадасының этабы булып тора. Конкурс хәрби-учет белгечлекләре буенча әзерлек сыйфатын күтәрү максатында үткәрелә. Конкурста хәрби-учет белгечлеге буенча укучы курсантлар катнаша.

Ярышлар түбәндәге юнәлешләр буенча уза:

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү;

Автомобиль төзелешен белү;

Автоматны җыю/сүтү;

Турникта күтәрелү;

Автомобильне практик йөртү.


Комментарии

Главное