Авылы аксакалы безне ачык йөз белән каршы алды.
Авылда сиксән яшен тутырган ирләрне зур хөрмәт белән аксакал дип йөртәләр. Сөләй авылында да бар шундый хөрмәтле шәхесләр
Нурмөхәммәт Зарип улы Әхбәров шундыйларның берсе. Хәер, бүген әле аңа 79 гына, 80 яшен ул 1 августта билгеләп узачак.
Күптән түгел әлеге күркәм шәхес белән үзебез дә күрешеп, сөйләшеп кайтырга булдык. Авыл аксакалы безне капка төбенә үк чыгып, чын хуҗаларча ачык йөз белән, куанып каршы алды. Киң, иркен йорт эчендә кызлары шау-гөр килеп өчпочмак пешерә, чәй өстәле әзерлиләр.
– Кешеләр малай да малай диләр, мин алай дип исем китмәде, и, уңдым да соң кызларымнан. Аллага шөкер, барысы да булдыклы, аш-суга да осталар, тормыш та итә беләләр. Чиратлашып яныма кайтып, хәлемне беләләр, мине карыйлар. Аларга зур рәхмәт инде, – дип башлады сүзен мәкаләм герое.
Сөләй авылы – Нурмөхәммәт Зарип улы Әхбәровның туган җире, гомер иткән нигезе.
– Без гаиләдә өч бала үстек, бүген инде мин берүзем генә калдым. Сигезенче классны шушында тәмамладым. Безнең чыгарылыш – сигезьеллык мәктәпнең беренче чыгарылышы инде ул. Унынчыны Кәшер мәктәбендә бетердем. Без унынчыны бетергәннән соң Кәшер мәктәбен унберьеллык ясадылар. Бөгелмәнең техучилищесында операторлыкка укып кайттым да 1976 елга чаклы «Әлкинефть»тә хезмәт куйдым. Участок начальнигы, Социалистик Хезмәт Герое Корбан Вәлиев кул астында эшләдем. Аннан соң инде «Җәлилнефть», «Сөләйнефть» барлыкка килде. Мин «Сөләйнефть»тә калдым. Идарә начальнигы Валентин Тачаев иде ул чорда. Шул 1976 елдан соң комсомол-яшьләр участогы оештырылды, мине шул участокның бригадиры итеп куйдылар. Мәскәүгә XV комсомол съездына делегат итеп тә сайладылар. Партия члены булганнан соң, горком тәкъдиме белән Саратовның Югары партия мәктәбенә укырга җибәрделәр. Дүрт еллап шунда укыдым. Аннан кайткач, Кәшер хуҗалыгында колхоз председателе ярдәмчесе – партком секретаре булып эшләдем. 1985 елны, иптәш малайлар бик чакыргач, Азнакай районындагы Актүбә совхозына партком секретаре булып эшләргә киттем. 1990 елны Сөләй авыл советына председатель булып кайттым. Биредә ун еллап хезмәт куйдым. Ул елларда нефтьчеләрнең авылларны төзекләндерүгә керткән өлеше әйтеп бетергесез зур иде. Шул чорда гына да Сөләй авыл җирлегенә кергән биш авылның да юлларын икешәр мәртәбә асфальтлап чыктык, су, электр линияләре барысы да шул нефтьчеләрнең тырышлыгы белән башкарылды. Ринат Гыймаделислам улы Галиевның урыны җәннәттә булсын, күп тырышты, күп изгелекләр эшләп калдырды. Аның янына ярдәм сорап барган чаклар күп булды – бер генә тапкыр да кире борып чыгармады ул. Җыелышларда да үзе катнашып, авыл тормышы белән кызыксына иде. Шул вакытны бүгенге көн белән чагыштырып утырам да, бар нәрсә дә үзәкләштерелгән булганга күрәдер, техника алу яки нинди дә булса зурдан кубып эшләр башкару элеккегечә җиңел булмавын аңлыйм. Пенсиягә мин шушы авыл советы эшеннән киттем. Кайда гына хезмәт куйсам да, эшемне күрә белделәр, гел бүләкләп тордылар. Хезмәт Даны орденыма кадәр бар. Юбилейлы медальләр, Мактау хатлары байтак. Без - җир кешеләре. Шушында үсеп, җитлегеп, авылымны төзекләндерүгә үз өлешемне кертеп калдыра алуым белән бик бәхетле мин. Әтием дә хуҗалыкта хезмәт куйган, агротехник булып эшләгән кеше. Сугыштан бер кулын өздереп кайткан иде. Әле дә хәтердә, ул гел басуда эштә булыр иде, мәктәптә укыганда мин дә аңа булыша торган идем. Аны әле дә сагынып искә алам. Хезмәтне яратырга, җирне, ипекәйне хөрмәтләргә өйрәтте ул безне. Аның киңәшләре минем өчен тормыш дәресләре булды. Җәмәгатем Рәмнә белән өч кыз үстердек. Хәзер биш оныгым бар – алар барысы да малайлар. Менә Ходай шундый бүләк ясады миңа. Тормыш иптәшем биш ел элек гүр иясе булды инде, хәзер ялгызым калдым. Эш күп – эшлә генә. Ярты гектар җирне бер генә ел да буш калдырган юк, бәрәңгесен, башка яшелчә-җимешен дигәндәй, барысын да утыртабыз. Элек әле малларны да күпләп асрый идек, хәзер тавыкларны гына калдырдым. Әле җәмәгатем үлгәннән соң да өч еллап сыер асрадым. Сыер тоту бер нәрсә – аның бит сөтен эшкәртергә кирәк. Балалар барысы да эштә, аларның да вакыты юк. Гөлләр үстерәм. Аларны гел карап кына торам. Әни мәрхүмкәем бик ярата иде инде гөлләрне, чәчәкләрне. Шуның истәлеге итеп саклыйм аларны. Әле бенджамин фикусым да бар иде, төпчек кызыма биреп җибәрдем. Ул Кәшер мәктәбендә укытучы булып эшли. 7 оя умартам да бар иде, заманында аларны яхшы итеп, җылы итеп үзем ясаган идем. Аларны кертмибез, үз урыннарында бик матур гына кышлыйлар. Хәзер бер ояга гына калдырдым. Алай да кортлар күч аерды да, икенче ояга күчерергә туры килде әле менә. Кортлар Карпат токымыннан, тыныч холыклы токым. Ходайның рәхмәте белән, балы үзебезгә бик җитә, – дип куанычын белдерде Нурмөхәммәт абый.
Сөләй аксакалы үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәмен балалары, туганнары, дуслары белән Коръән ашы итеп уздырырга ниятләгән булып чыкты.
– Шулай дип ниятләдем әле. Ходай миңа озын гомер бүләк иткән икән, аны матур итеп уздырырга кирәк. Бу чыннан да истәлекле гомер бәйрәме бит. Элегрәк, әле үзебез бәләкәй булган чорда, авыл агайлары алтмышка җиткәндә үк өлкән кеше булып капка төбенә чыгып утыралар иде. Менә ничек үзгәрде заманалар. Хәзер тормыш матур, рәхәт. Аллаһы Тәгалә һәркемгә дә минем кебек озын гомерле, бәхетле тормыш бүләк итсен. Мин яраткан кешем белән гаилә кордым, балалар үстердем. Иң мөһиме – сәламәт булыйк. Яу кырына киткән егетләребез өчен дә борчылам әле мин, берүк имин килеш туган җирләренә әйләнеп кайта күрсеннәр дип телим, – диде Нурмөхәммәт абый Әхбәров.
Амин, шулай булсын. Яшьлегегезне, хәтта бөтен гомерегезне туган авылыгызга багышлагансыз. Белемегезне һәм көчегезне кешеләргә өләшкәнсез. Бу чын мәгънәсендә «халыкка хезмәт итү» дип атала. Үзегезнең тормышыгызны да оҗмахка әйләндергәнсез. Бар кеше дә алай булдыра алмый. Шушы матур дөньяларда озын-озак тыныч, рәхәт итеп, бәла-казалар күрми яшәргә язсын сезгә, Нурмөхәммәт абый.
Резедә Исмәгыйлева
Комментарии