16+

Әлмәттә 2024 елда 86 яшьлек пенсионерларның никахы теркәлгән

Узып баручы елга нәтиҗәләрне җирле ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре ясады.

Әлмәттә 2024 елда 86 яшьлек пенсионерларның никахы теркәлгән

Узып баручы елга нәтиҗәләрне җирле ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре ясады.

Аларның мәгълүматлары буенча, 2024 елда 989 пар никахлашкан. Әлмәттә яшәүче 635 кеше беренче тапкыр ирле - хатынлы булды.
354 кеше өчен никах икенчесе булды. Өстәвенә, 25 пар гаиләләрен торгызган һәм кабат өйләнешкән.
Иң өлкән кияү һәм кәләш булып 86 яшьлек әлмәтлеләр санала.
Ел азагында өч пар никахларын теркәгән.

 


Комментарии

Главное