16+

Әлмәттә хатын-кыз җыештыручыларны хөрмәтләделәр

Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән хатын-кыз җыештыручыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Әлмәттә хатын-кыз җыештыручыларны хөрмәтләделәр

Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән хатын-кыз җыештыручыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Безнең җыештыручылар-чын геройлар, алар, бернәрсәгә карамастан, һәрвакыт үз бурычларын тырышып үтиләр, урамнарыбызны чиста һәм куркынычсыз итәләр. Аларның тугрылыгы һәм тырышлыгы иң югары бәягә лаек.

муп пад

 

Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән хатын-кыз җыештыручыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Алар рәхмәт йөзеннән чәчәкләр һәм бүләкләр алдылар.

"Без хатын-кызларга авыр икәнен күрәбез. Аларның кәефләрен күтәрәсебез килә. Ел башыннан ике ай эчендә бездә ике айдан артык норма яуды. Әлмәтлеләр  шәһәр коммуналь-торак хуҗалыгының барлык хезмәтләре эшенә аңлау һәм хөрмәт белән карасыннар иде. Барыбызга да авыр, әмма без тырышабыз һәм алар тырышалар", – дип билгеләп үтте Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков.

муп пад

Идарәче компанияләрдә 109 хатын-кыз җыештыручы эшли, автомобиль юллары идарәсендә тагын 10 кеше.

муп пад

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте


Комментарии

Главное