16+

Әлмәттә урам утларын тулысынча алыштыру башланды

Шәһәрдә 3500 берәмлектән артык яңа җиһаз урнаштырырга планлаштыралар.

Әлмәттә урам утларын тулысынча алыштыру башланды

Шәһәрдә 3500 берәмлектән артык яңа җиһаз урнаштырырга планлаштыралар.

Әлмәттә урам утларын тулысынча алыштыру башланды. Бу хакта үзенең телеграм-каналында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

Әлеге эшне Герцен урамында  башладылар инде. Урамның сул ягында иске һәм энергия сарыф итүче яктырткычлар әлегә калды, дип билгеләп үтте район башлыгы. Ә менә икенче ягында белгечләр эшкә тотынган инде. Монда заманча LED яктырткычлар балкый башлады.

– Алар экономиялерәк һәм эффективрак, белгечләр тәкъдим иткән төстә, - дип ассызыклады Нагуманов.

Хакимият вәкилләре Әлмәттә 3500дән артык яктырткыч урнаштырырга ниятли. Эшләр 2024 елда да дәвам итәчәк.


Комментарии

Главное