16+

Әлмәт укытучылары өчен укыту-лаборатория һәм офис корпусы төзелде

Җиде катлы бинаның гомуми мәйданы 33879 кв.метр тәшкил итә.

Җиде катлы бинаның гомуми мәйданы 33879 кв.метр тәшкил итә.

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе "Әлмәт шәһәрендәге фәнни-тикшеренү һәм уку үзәге. 10 нчы этап. Уку-лаборатория һәм офис корпусы" объектына проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә ясады.

Уку-лаборатория һәм офис корпусын төзүче булып «Татнефть-Актив» ҖЧҖ тора. Техник заказчы ПАО Татнефть. Генераль проектлаучы - "Татинвестгражданпроект" баш территориаль проект-эзләү фәнни-җитештерү фирмасы. Генераль подрядчы ҖЧҖ Евростройхолдинг+.

Хәзерге вакытта коммерция биналары урнаштырылган 66 фатирлы 4 катлы торак йорт төзелеше тәмамлана (24 этап).

Барлык йортлар да Әлмәттә фәнни-тикшеренү һәм уку үзәге хезмәткәрләре өчен төзелгән.

 

 

Фото: ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе матбугат хезмәте


Комментарии

Главное