16+

Әлмәт көрәшчеләре халыкара аренада иң көчлеләр!

Әлмәт егетләре бик яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм 3 алтын медаль яуладылар!

Әлмәт  көрәшчеләре халыкара аренада иң көчлеләр!

Әлмәт егетләре бик яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм 3 алтын медаль яуладылар!

Белоруссия башкаласы Минск шәһәрендә олимпия чемпионы Олег Караваев истәлегенә грек-рим көрәше буенча халыкара турнир тәмамланды. Анда Беларусь Республикасының иң көчле көрәшчеләре катнаша. Россия спортчылары да үзләренең осталыкларын күрсәтергә килделәр.

Әлмәт егетләре бик яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм 3 алтын медаль яуладылар! Үз үлчәү категорияләрендә Мелхи Мачиев, Умар Гадаборшев һәм Ильяс Зиннуров җиңүчеләр булдылар.

Көрәшчеләрне һәм аларның тренерларын - Эдуард Гаджиев һәм Эдуард Джанвелянны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!


Комментарии

Главное