16+

Әлмәттә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде

2 кеше мөрәҗәгать итте.

Әлмәттә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде

2 кеше мөрәҗәгать итте.

7 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районында социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.

Катнаштылар: 1 нче адвокат үзәге адвокаты Регина Марат кызы Гафиятуллина, суд приставы-башкаручы Регина Ильмировна Сираева, Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе Рузина Ризовна Беляева.

Бу көнне хокукый ярдәм сорап, элекке ирләре алимент түләмәгән балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче 2 хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлы кешене эзләү тәртибенә кагылды, дип хәбәр итә социаль яклау идарәсе.

 

 

Фото: социаль яклау идарәсе


Комментарии

Главное