16+

Татарстан почта бүлекчәләре 4 һәм 6 ноябрьдә эшләмәячәк

Бу көннәрдә почта җибәрү дә туктый.

Татарстан почта бүлекчәләре 4 һәм 6 ноябрьдә эшләмәячәк

Бу көннәрдә почта җибәрү дә туктый.

Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, Татарстан почта бүлекчәләре 4 һәм 6 ноябрьдә эшләмәячәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Бу көннәрдә почта җибәрү дә туктатылачак, РФ Социаль фондының төбәк бүлекчәләре белән килешенгән график буенча пенсияләр һәм пособиеләр бирүдән тыш. Моннан тыш, 3 һәм 5 ноябрьдә почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.


Комментарии

Главное