16+

Әлмәттә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

Чара «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак.

Әлмәттә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

Чара «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак.

12 октябрьдә 9:00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният сараенда Әлмәт мәшгульлек үзәге шәһәрнең иң кирәкле вакансияләре турында белергә, бушлай һөнәри курсларга язылырга, «үз эшеңне ничек ачарга» дигән консультация алырга чакыра.

Чарада барлык теләүчеләр өчен оборона-сәнәгать комплексы, IT-тармак, төзелеш, хезмәт күрсәтү һәм җитештерү өлкәләре предприятиеләре белән әңгәмә узу мөмкинлеге булачак. Потенциаль хезмәткәрләрен барлыгы 20 эш бирүче эзләячәк.

Белешмәләр өчен телефон 8(8553) 32-34-95.


Комментарии

Главное