16+

Әлмәттә унөченче игезәкләрнең тууы теркәлгән

Яңа туган сабыйларга әти-әниләре Алина һәм Әмир дип исем кушканнар.

Әлмәттә унөченче игезәкләрнең тууы теркәлгән

Яңа туган сабыйларга әти-әниләре Алина һәм Әмир дип исем кушканнар.

Әлмәттә бу елда унөченче игезәкләрнең тууы теркәлгән.

Альмир Саттаров һәм Наталья Штурмина кыз һәм улның бәхетле әти-әниләре булалар. Бу аларның гаиләсендә тугызынчы һәм унынчы бала. Яңа туган сабыйларга әти-әниләре Алина һәм Әмир дип исем кушканнар. Өйдә аларны абыйлары Дмитрий, Иван, Евгений һәм апалары Дарья, Полина, Варвара, Илона, Амалия көтә.

ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата — ананы икеләтә шатлык белән котладылар һәм әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын-бала туу турында таныклыкларны тапшырдылар.


Комментарии

Главное