16+

Тимур Нагуманов Әлмәттә балаларны яклау көнен бәйрәм итү программасы турында сөйләде

Шәһәрдә «Беренчеләр фестивале» узачак.

Тимур Нагуманов Әлмәттә балаларны яклау көнен бәйрәм итү программасы турында сөйләде

Шәһәрдә «Беренчеләр фестивале» узачак.

Әлмәт рйоны башлыгы Тимур Нагуманов үз телеграмм-каналында балаларны яклау көнен бәйрәм итү программасы турында сөйләде.

- Бөтен шәһәрдә төрле чаралар, мастер-класслар, концертлар, уеннар, спорт чаралары һәм башка күп нәрсәләр узачак. Төрле яшьтәге балалар катнаша алачак, - дип хәбәр итте ул.

Ул 1 июньдә шулай ук «Беренчеләр фестивале» узачагын да әйтте. Чаралар Шевченко урамындагы 90 нчы йорттагы «Ракета» яшүсмерләр клубында планлаштырылган.

- Кызыклы чаралар булачак: волейбол, баскетбол, ишегалды уеннары, радиоидарәле машиналарда узышлар, жонглирлау, рәсем ясау һәм башкалар. Бәйрәм 17:00 сәгатьтә башланачак, - дип хәбәр итте Тимур Нагуманов.


Комментарии

Главное