16+

Әлмәттә каты көнкүреш калдыкларын саклау полигонында янгын булды

Янгын сүндерүчеләр янгынны 6000 кв. метр мәйданда локальләштерә алдылар.

Әлмәттә каты көнкүреш калдыкларын саклау полигонында янгын булды

Янгын сүндерүчеләр янгынны 6000 кв. метр мәйданда локальләштерә алдылар.

Әлмәттә каты көнкүреш калдыкларын саклау полигонында янгын чыкты.

25 майда 8 сәгать 22 минутта каты көнкүреш калдыклары полигонында янгын турында хәбәр килә. Нәтиҗәдә, 6000 квадрат метрлы җирдә  каты көнкүреш калдыклары янган.

"Янгынны 13 сәгать 19 минутка локальләштерү мөмкин булды», - дип аңлатма бирде Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегенең өлкән тикшерүчесе Ренат Мортазин.

Махсус техника ярдәмендә объект периметры буенча оператив рәвештә янгынга каршы чокырлар казыганнар. . Якында гына нефть инфраструктурасының гамәлдәге объектлары булган.

Барлыгы 14 самосвал, 3 экскаватор, 2 йөк төягеч, 2 бульдозер, 5 су ташучы авто һәм 8 берәмлек янгын сүндерү техникасы җәлеп ителгән.


32 шәхси состав хезмәткәрләре вакыйга урынында, шулай ук 5 җитәкче, алар арасында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков та бар, урында эшләгән. 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте


Комментарии

Главное