16+

Әлмәттә «Һөнәре буенча иң яхшы» III бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак

Ярышлар РФ машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында узачак.

Әлмәттә «Һөнәре буенча иң яхшы» III бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак

Ярышлар РФ машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында узачак.

17-19 майда Әлмәттә РФ машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» III бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак.

Конкурс эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру максатыннан үткәрелә.

Оештыручылар-Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән «Римера» компанияләр төркеме.

Ярышлар «Римера-Алнас» уку үзәге, КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы, Әлмәт һөнәри колледжы мәйданчыкларында узачак.
 


Комментарии

Главное