16+

Россия ветераннарына булышу максатыннан уздырылучы хәйрия акциясендә Әлмәт волонтерлары да катнаша

Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Россия ветераннарына булышу максатыннан уздырылучы хәйрия акциясендә Әлмәт волонтерлары да катнаша

Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

20 апрельдә бөтен ил буенча «Красная гвоздика» бөтенроссия хәйрия акциясе старт алды – быел акциягә Россиянең 70тән артык төбәге кушылган. Бу төбәкләрдә волонтерлар үз шәһәрләренең урамнарына чыгып, кызыл канәфер билгеләрен таратачак, ә җыелган барлык акчалар илебез ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдереләчәк. Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акцияне оештыручы -  «Память поколений» хәйрия фонды.

Акциягә Әлмәт волонтерлары да кушылды, алар шәһәр урамнарына чыктылар. 

 

 

 

 

 

Фото: "Волонтеры Альметьевска" төркеме


Комментарии

Главное