16+

Әлмәттә 181 эшсез граждан теркәлгән

2022 елда эшсезләр саны 667 кеше тәшкил иткән.

Әлмәттә 181 эшсез граждан теркәлгән

2022 елда эшсезләр саны 667 кеше тәшкил иткән.

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны агымдагы елның 1 мартына 181 кеше тәшкил иткән, узган ел 667 кеше эшсез калган. Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәгендә хәбәр иттеләр.

Шулай итеп, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0, 16%. Эш бирүчеләр 2023 елның 1 мартына 1380  хезмәткәргә ихтыяҗ белдергән.

Агымдагы елның 1 мартына хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты вакансиягә 0,13 кеше тәшкил итә.

2023 елның гыйнвар-февраль айларында мәшгульлек хезмәте органнарына эш эзләү максатыннан 279 кеше мөрәҗәгать иткән. 158 граждан эшкә урнаштырылган.


Комментарии

Главное