16+

Әлмәттә студентлар көнен бәйрәм иттеләр

Студентлар футбол уйнады.

Студентлар футбол уйнады.

Россия студентлары көнендә Әлмәттә футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә «студентлар кубогы өчен» турниры узды. Мини-футболда шәһәрнең югары һәм урта уку йортларыннан 10 команда, 80гә якын студент катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча: 1нче урынны Әлмәт политехника техникумы, 2 нче урынны нефть институты, 3 нче урынны сәүдә-икътисад техникумы алды.

Шулай ук бу көнне үзләренең видео-котлауларын әзерләгән уку йортларыннан килгән командаларны бүләкләү һәм тавыш бирү булды. Иң яхшылар өчен тавыш бирү  "Әлмәт яшьләре" төркемендәге медиа-мәйданчыкта узды. Анда Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы җиңүче булды.

 

 

 


Комментарии

Главное