16+

Әлмәттә 163 эшсез граждан теркәлгән

2022 елда эшсезләр саны 700 кеше тәшкил иткән.

Әлмәттә 163 эшсез граждан теркәлгән

2022 елда эшсезләр саны 700 кеше тәшкил иткән.

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны агымдагы елның 1 гыйнварына 163 кеше тәшкил итте, узган ел эшсезләр саны 700 кеше иде. Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәгендә хәбәр иттеләр.

Шулай итеп, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0, 15%. Эш бирүчеләр 2023 елның 1 гыйнварына 1677 берәмлек хезмәткәрләргә ихтыяҗ белдергән.

Агымдагы елның 1 гыйнварына хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты вакансиягә 0,10 кеше тәшкил итә.

2022 елда мәшгульлек хезмәте органнарына эш эзләү максатыннан – 3740 кеше мөрәҗәгать иткән. 2077 граждан эшкә урнаштырылган.
 


Комментарии

Главное