16+

2 декабрьдә Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак

Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

2 декабрьдә Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак

Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

2 декабрьдә Әлмәттә оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре һәм шәһәрнең кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашында вакансияләр ярминкәсе узачак. Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәгендә хәбәр иттеләр.

Эш эзләүчеләргә әлеге вакансияләрне тәкъдим итәчәкләр: электр белән эретеп ябыштыручы, слесарь, инженер, токарь, контролер, бухгалтер, сатучы-консультант, белгеч, электромеханик, химия анализы лаборанты, машинист, мастер, оператор.

10.00 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны: «Нефтьче» мәдәният сарае.

Ярминкәне оештыручылар белән элемтә өчен телефон: 8 (8553) 32-34-95.


Комментарии

Главное