16+

Әлмәттә 569 эшсез граждан теркәлгән

2021 елда эшсезләр саны 949 кеше булган.

Әлмәттә 569 эшсез граждан теркәлгән

2021 елда эшсезләр саны 949 кеше булган.

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 2022 елның 1 октябренә 569 кеше тәшкил иткән, узган ел 949 кеше эшсез булган. Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәге хәбәр итә.

Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0, 52% тәшкил итте. 2022 елның 1 октябренә эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән ихтыяҗ 1933 берәмлек тәшкил иткән.

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты 2022 елның 1 октябренә  0,29 кеше. Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында мәшгульлек хезмәте органнарына 3262 кеше эш эзләү максатыннан мөрәҗәгать иткән. 1376 граждан эшкә урнаштырылган.


Комментарии

Главное