16+

Әлмәттә сентябрь аенда популяр исемнәр Мөхәммәд, Ева, София булды

Бер ай эчендә 188 бала туган.

Әлмәттә сентябрь аенда  популяр исемнәр Мөхәммәд, Ева, София булды

Бер ай эчендә 188 бала туган.

Сентябрь аенда Әлмәттә 188 бала туган. Шуларның 109 - малай, 79 кыз, шул исәптән бер пар игезәкләр. Бу хакта Әлмәт районы ЗАГСы хәбәр итә.

Иң кечкенә баланың авырлыгы 780 гр булган, иң зурысы – 5150 гр. Иң яшь ананың яше-19, иң өлкән әнигә 42 яшь. Бу айда иң яшь әтигә 22 яшь, иң өлкәненә 51 яшь. Сентябрьдә популяр исемнәр -  Ясминә, Амалия, Ева, София, Мөхәммәд, Адель, Панель.

 Әкрам, Исмәгыйль, Имран, Керам, Мәдинә, Алена, Алла, Нәзирә, Фидель, Сармат, Василина, Азаль, Тамина, Айдан исемнәрен әлмәтлеләр бу айда сирәк кушкан.


Комментарии

Главное