16+

Әлмәттә 713 эшсез граждан теркәлгән

2021 елда эшсезләр саны 1076 кеше тәшкил иткән.

Әлмәттә 713 эшсез граждан теркәлгән

2021 елда эшсезләр саны 1076 кеше тәшкил иткән.

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 2022 елның 1 августына 713 кеше тәшкил иткән, узган ел 1076 кеше эшсез булган. Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәгендә хәбәр иттеләр.

Шулай итеп, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0, 65% тәшкил итте. Эш бирүчеләр тарафыннан 2022 нче елның 1 нче августына эшчеләргә ихтыяҗ 1 886 берәмлек тәшкил иткән.

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты 2022 елның 1 августына вакансиягә 0,38 кеше тәшкил итә. Агымдагы елның гыйнвар-июль айларында мәшгульлек хезмәте органнарына эш эзләү максатыннан 2 729 кеше мөрәҗәгать иткән. 932 граждан эшкә урнаштырылган.
 


Комментарии

Главное