16+

Әлмәттә узган ел белән чагыштырганда эшсезләр саны ике тапкырга кимегән

Вакансияләр саны арткан.

Әлмәттә узган ел белән чагыштырганда эшсезләр саны ике тапкырга кимегән

Вакансияләр саны арткан.

Әлмәт мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 2022 елның 1 апреленә 699 кеше тәшкил иткән. Узган елның шул ук чорында 1471 эшсез теркәлгән. «Россия эше» җирле кадрлар үзәге әнә шундый мәгълүматларны хәбәр итә.

Шулай итеп, 2022 елның 1 апреленә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,64% тәшкил итте (01.04.2021 – 1,34%).

Эш бирүчеләр 2299 хезмәткәргә ихтыяҗ турында белдегән. Узган елның 1 апрелендә вакантлы урыннар 1958 булган.

«Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты 2022 елның 1 апреленә вакансиягә 0,31 кеше тәшкил итә (01.04.20021 – 0,75)», – дип хәбәр итә ведомство.

Агымдагы елның беренче өч аенда шәһәрнең мәшгульлек хезмәтенә 857 кеше мөрәҗәгать иткән, 182 кеше эшкә урнаштырылган.
 


Комментарии

Главное