16+

3 ел эчендә 6 меңнән артык кеше РФПнан түләүгә ия булды

Яртысыннан артыгы банкрот калган банклардан күргән зыяннарын тулысынча каплады.

3 ел эчендә 6 меңнән артык кеше РФПнан түләүгә ия булды

Яртысыннан артыгы банкрот калган банклардан күргән зыяннарын тулысынча каплады.

Өч ел эчендә республика ярдәм фонды банкларның банкротлыгыннан зыян күргән 6 меңнән артык физик һәм юридик затларга акча түләгән. Аларның яртысыннан артыгы үз югалтуларын тулысынча каплаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.

"6101 кешегә гомуми суммасы якынча 2 млрд. сум тәшкил иткән, өстәвенә, 3617 кеше, ә бу 55%, үз акчаларын тулысынча кире кайтарган", - диде Нигъмәтуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, республика ярдәм фонды проекты Россия өчен уникаль һәм РФнең бер генә субъектында да мондый оешма юк.


Комментарии

Главное