16+

Авыл җирлекләрен үстерү өчен федераль бюджеттан 954 млн сум биреләчәк

кысаларында Татарстан федераль бюджеттан 954 млн сум чамасы акча алачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Агымдагы елда «Татарстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы  ярдәме белән 953,9 млн сум күләмендә федераль акчаларны җәлеп итеп, 9 чараны гамәлгә ашыру ниятләнә.

 Инженерлык инфраструктурасы объектларының 12 сендә инде эшләр бара, ә 6 объектта әзерлек эшләре башланып киткән.

137 торак йорт торак шартларын яхшырту чаралары буенча төзелеп килә.  Моннан тыш, 1 декабрьгә кадәр торак яллау шартнамәсе буенча бирелә торган 122 йортны төзеп бетерү планлаштырыла.  

Шулай ук әлеге дәүләт программасы буенча 132 проектны эшләтә башлау планлаштырыла.

Фото:Владимир Васильев

Чыганак

Комментарии

Главное