16+

Әлмәттә 17 нче пар игезәк бала туган

Сабыйларның әти-әниләренә туу турында таныклыклар тапшырганнар.

Әлмәттә 17 нче пар игезәк бала туган

Сабыйларның әти-әниләренә туу турында таныклыклар тапшырганнар.

Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсендә 17 пар игезәк бала тууы теркәлгән.

Шатлыклы вакыйга Вәлиуллин Фәрхад Илдус улы һәм Алия Ризал кызы гаиләсендә булган. 7 июльдә аларның ике кызлары туган. Нәниләрне әти-әниләр Нәргиз һәм Луиза исемнәре белән атаганнар.

ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата-аналарны икеләтә шатлык белән котладылар һәм әтиләренә беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларны Татарстан Республикасы Президенты Р.М. Миңнехановның котлау хатлары белән тапшырдылар.


Комментарии

Главное