16+

Татарстан прокуратурасы үзизоляция режимын бозучы ике отельгә кисәтү ясаган

Бу хакта ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Бу хакта ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Прокуратура хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә «Корстон-Казан» һәм «Ривьера» кунакханәләре аккаунтларында үзизоляция режимы вакытында күңел ачу чаралары уздыру турындагы реклама тәкъдимнәренә тап була.

Тикшерү уздырганнан соң күзәтчелек ведомствосы аларның җитәкчеләренә кисәтү ясады. Үзизоляция режимын бозган өчен вазифаи затлар законда билгеләнгән җаваплылыкка тартылачаклар.

Чыганак


Комментарии

Главное