16+

Әлмәттә балаларны кисәттеләр

21 нче мәктәптә юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә узды.

Әлмәттә балаларны кисәттеләр

21 нче мәктәптә юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә узды.

Профилактик әңгәмәнең төп максаты - балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, юл аркылы чыкканда, велосипед белән идарә иткәндә яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында кисәтү.

Әңгәмә барышында Ләйсән Демьянова укучыларга районда аварияләрнең ешлыгы һәм юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре турында сөйләде. Җәяүлеләрнең төп хаталарын өйрәнеп, яктылык кайтаручы элементларның эш принцибын искә төшерде.

Алган белемнәрне ныгыту өчен балалар «Сакла» порталы тәкъдим иткән тематик видеороликлар карады.


Комментарии

Главное