16+

Тимур Нагуманов чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады

Бүген Әлмәт районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.

Тимур Нагуманов чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады

Бүген Әлмәт районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.

Район башлыгы Тимур Нагуманов телеграм-каналында мәктәпне тәмамлаган көне турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

"Бу көннең минем өчен нинди дулкынландыргыч булуын яхшы хәтерлим: мәктәп белән хушлашуыбызны, дулкынлану хисе кичерүебезне. Әти-әниемнең дулкынлануларын хәтерлим, чөнки уку елларындагы барлык җиңүләр һәм казанышлар алар өчен дә, минем өчен дә мөһим иде», - дип уртаклашты Тимур Нагуманов.

"Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Алда сезне зур бурычлар көтә: югары уку йортына керергә, белем алырга, эш сайларга, гаилә корырга. Туган мәктәбегезне онытмагыз, сезгу җан җылысы биргән остазларыгыз белән элемтәне югалтмагыз», – дип дәвам итте район башлыгы.      

 

 

Аннары ул укучыларны бәйрәм белән котлады һәм имтиханнарда уңышлар теләде.

Фото: Әлмәт районы башлыгы телеграм-каналыннан


Комментарии

Главное