16+

Тимур Нагуманов Әлмәтнең бер балалар бакчасын тикшергән

Балалар бакчалары куркынычсыз, уңайлы һәм үсүче булырга тиеш.

Тимур Нагуманов Әлмәтнең бер балалар бакчасын тикшергән

Балалар бакчалары куркынычсыз, уңайлы һәм үсүче булырга тиеш.

Шәһәр һәм районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү-элеккечә үк мөһим һәм актуаль мәсьәлә.

"Без 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен бакчаларга ихтыяҗны ябарга ирештек. Ел ярым-өч яшьлек сабыйлар проблемасын без шәхси балалар бакчалары белән хезмәттәшлек аша актив хәл итәбез" - ди Тимур Нагуманов. ⠀

Балалар бакчалары куркынычсыз һәм уңайлы булырга тиеш. Шәһәрнең бер балалар бакчасын шәһәр башлыгы барып күргән: койма белән әйләндереп алынган территория, ата-аналар өчен онлайн режимында видеокүзәтү, ФГОС стандартлары буенча дәресләр, иҗади һәм спорт күңел ачу, балансланган туклану һәм йокы, көндәлек медицина күзәтүе – бәхетле балачак өчен кирәк булган барлык нәрсә анда бар дип билгеләгән Нагуманов.

Үзәккә 1 елдан алып 4 яшькә кадәр 40лап бала йөри. Безнең бурыч - мондый балалар бакчаларын үстерү һәм аларга ярдәм итү, аларны барлык халык өчен дә уңайлы итү, хезмәтнең югары сыйфатын саклап калу. 


Комментарии

Главное