16+

ВПРның яңа расписаниесе билгеле булды

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия тикшерү эшләре Дәүләт йомгаклау аттестациясенә аналог түгел.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия тикшерү эшләре Дәүләт йомгаклау аттестациясенә аналог түгел.

14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр 5-9 нчы сыйныф укучылары узган уку елы программасы буенча Бөтенроссия тикшерү эшләрен язачаклар. Үткәрү графигы мәктәпләрдә мөстәкыйль рәвештә урнаштырылачак.

Бу 5-8 нче сыйныфлар өчен мәҗбүри; 9 нчы сыйныфларда – мәктәп карары буенча апробация режимында үткәрелә. Бөтенроссия тикшерү эшләре Дәүләт йомгаклау аттестациясенә аналог түгел.

ВПР нәтиҗәләре, иң беренче чиратта, мәктәпләр, укытучылар һәм мәктәп укучыларының ата-аналары өчен мөһим. Алар укучыларны әзерләүдә нинди проблемалар барлыгын һәм өстәмә рәвештә нәрсә белән эшләргә кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк.


Комментарии

Главное