16+

«Нефтьче» мәдәният сарае Әлмәт мәктәпләрен тәмамлаган 782 чыгарылыш сыйныф укучыларын каршы алды

Әлмәттә чыгарылыш сыйныф укучыларын хөрмәтләделәр.

«Нефтьче» мәдәният сарае Әлмәт мәктәпләрен тәмамлаган 782 чыгарылыш сыйныф укучыларын каршы алды

Әлмәттә чыгарылыш сыйныф укучыларын хөрмәтләделәр.

«Нефтьче» мәдәният сарае Әлмәт мәктәпләрен тәмамлаган 782 чыгарылыш сыйныф укучыларын каршы алды

Әлмәт муниципаль районы башлыгы тантанада катнашты  һәм чыгарылыш укучыларын котлады. Гүзәл Хәбетдинова бердәм дәүләт имтиханында  100 балл ияләренә лаеклы бүләкләр тапшырды. 

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларына җылы теләкләрен министр урынбасары Руслан Семенов җиткерде.  Рәсми өлешне дәвам итеп, Руслан Семенов Татарстан республикасы мәгълүмат-ресурс иреклелек үзәгенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Әлмәт районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская котлауларга кушылды. Ул бөтенроссия фән олимпиадалары призерларын хөрмәтләү тантанасын уздырды, районның интеллектуаль элитасы үсә баруын һәм бу өлкән буынга лаеклы алмаш булуын билгеләп үтте.

2026 елда чыгарылыш сыйныф укучыларын меңләгән нефтьчеләр коллективы исеменнән ресурс үзәге җитәкчесе — «Татнефть» хәйрия фонды директоры урынбасары Рафаэль Сәетгәрәев котлады. Ул балаларга кыюлык белән үз алдына югары максатлар куюларын һәм туган шәһәрләренең ишекләре аларга ачык булуын һәрвакыт истә тотуларын теләде.

Чара барышында чыгарылыш сыйныф укучылары Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовтан һәм яраткан эстрада йолдызларыннан видео котлаулар алдылар-бу якты сюрпризлар бәйрәмгә аерым кәеф өстәде.

Тантаналы кичә шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары чыгышлары белән чиратлашып барды һәм «Ярат» кавер-төркеме катнашында концерт-күңел ачу программасы белән тәмамланды.


Комментарии

Главное