Һәрбер кешенең күңел түрендә беренче укытучысы зур урын алып тора Мәктәп бусагасын атлагач, балаларның киңәшчесе, яклаучысы, матурлыкны күрергә, бер-берең белән дус булырга өйрәтүче-беренче укытучы.
Рәфкать Шаһиев
Бар укытучыларның белем бирүчеләре, бар дәрес бирүчеләре. Бүгенге язмабыз герое шуларның беренчесенә керә. Аңа укытучылык сәләтен табигать биргән. Рәссамнарга, композиторларга, музыкантларга бирелә торган бик үзенчәлекле, сирәк сәләт кебек. Әлбәттә, уку йортын бетереп, диплом алып та укытучы булалар. Ильмира Сәгыйть кызы табигый сәләтен диплом белән беркетеп, хезмәте белән дәлилләгән мөгаллимә. Аның өчен һәр бала – шәхес, һәркайсы хөрмәткә, игътибарга, кайгыртуга, яратуга лаек. Һәр ата-ана игътибар үзәгендә, элемтәдә. Гадел, туры сүзле, бервакытта да үз намусына хыянәт итмичә белем бирә торган укытучы ул.
Моннан төп-төгәл 35 ел элек мине язмыш аның белән Яңа Кәшер мәктәбендә очраштырды. Бөтен булмышын, күңелен балаларга багышлаган яшь белгеч иде ул. Аның укытучылыгы, ул вакытта ук, йөзенә чыккан иде. Әти-әнисе, укытучылары дөрес тәрбия биреп олы тормыш юлына чыгарганнар аны. Ул балаларга белем бирү белән бергә тормышны, кешеләрне яратырга, башкаларга игътибарлы, ихтирамлы булырга өйрәтә. Ильмира Сәгыйть белем биргән дәресеннән я зур канәгатьлек алып, яисә борчылып чыга. Аның өчен уртача гына укыту була алмый. Шуңа да аны укучылары да, әти-әниләр дә яратып, безнең Апа дип торалар.
Мәктәп бусагасын атлагач, балаларның киңәшчесе, яклаучысы, матурлыкны күрергә, бер-берең белән дус булырга өйрәтүче-беренче укытучы.
Бөтен күңелен биреп ба-лалар тормышы белән яшәүче башлангыч сыйныф укытучысы Ильмира Сәгыйть кызы Мәүлетбаева хакында язып үтәсем килә. Ул бик күп данлыклы кешеләре белән танылган Әлмәт районы Габдрахман авылыннан. 1986-1990 нчы елларда Минзәлә педагогия училищесында укып, аны кызыл диплом белән бетереп, Яңа Кәшер урта мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә кайта һәм мәктәп тормышына бөтенләе белән кереп китә. Яшь, чибәр, уңган кызны уйлап, күп егетләрнең төн йокылары кача. Шулар арасында бәхетлесе һәм тиңе – Иске Әлмәт егете Әнис булып чыга. Ильмира белән Әниснең мәхәббәт ялкыныннан 1994 елда матур гаилә барлыкка килә. Мәхәббәт җимешләрен – ике кызны лаеклы үстереп, зур тормышка озата алар.
2004 елда Ильмира Сәгыйть кызы Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәбенә эшкә килә һәм шуннан бирле анда хезмәт куя. Хәзер инде ул матурлыгы, уңайлыгы белән Әлмәтнең йөзек кашы булып торучы Таһиров исемендәге лицей.
Ильмира Сәгыйть кызы белән мин оныгым Азалия аша таныштым. Габдулла Тукай исемендәге балалар китапханәсенә укучыларның матур чараларына әбиләрне дә чакырганнар иде. Бөтендөнья әдәби марафон белән дә мине ул таныштырды. Китапны бәләкәй вакыттан ук укырга яраткангамы, бик теләп марафонда катнашам. Минем белән бергә оныкларым Азалия белән Камил дә татар китаплары укып, әдәби марафончылар булып киттеләр. Әдәби әйдәманыбыз Гөлия Җамалиева оештырган кичәләрдә без тагын да ешрак очрашып, дуслыгыбызны ныгыттык. Ильмира Сәгыйть кызы үзенең укучыларында да татар китапларына мәхәббәт уятып, марафонга алып килде.
МХО башлангач, илдә беркем дә битараф калмагандыр. Укучыларны патриотик рухта тәрбияләүне дә укытучылар үз өсләренә алдылар. Ильмира Сәгыйть кызы дәрестән соң балаларны ияртеп, саклагыч челтәрләр үрергә дә йөртте, лицейда укучылары белән окоп шәмнәре ясауны да оештырып җибәрде. Укучылар бик теләп бу чараларда катнаштылар, әти-әниләре ярдәме белән гуманитар ярдәм җыйдылар, үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Күңелен биреп, балалар тормышы белән яшәүче Ильмира Сәгыйть кызы буш вакытларында укучыларны табигать кочагына да алып чыгарга, шәһәрнең матур урамнары белән таныштырырга да вакыт таба. Лицей тормышы белән янып яшәүче Ильмира Сәгыйть кызының инде алтынчы чыгарылыш сыйныфы булды, шулар арасында минем оныгым да бар, хәзер инде 5нче сыйныфны тәмамлый. Укучылары да аны онытмыйлар, зур тәнәфес вакытында барып хәлен беләләр, хәзерге беренче сыйныф укучыларына карап, үзләренең дә шул вакытларын искә алалар.
30 мартта, табигатьнең кышкы йокыдан уянган чорында, матур яз килгән вакытта, Ильмира Сәгыйть кызының матур юбилее. Аңа 55 яшь тулды. Тормыш юлын бишлегә узып баручы, бик күп укучыларның беренче укытучысы булып күңел түрләрендә җылы хисләр уятучы Ильмира Сәгыйть кызына ныклы исәнлек, авыр, әмма мактаулы эшендә зур уңышлар, гаилә бәхете, укучыларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын иде дип чын күңелемнән телим. Мин шундый олы җанлы, мәрхәмәтле, йомшак күңелле Ильмира Сәгыйть кызын тормыш юлымда очратуыма бик шатмын.
Минзәлә Сафина
Комментарии