16+

Әлмәтлеләр Ибраһим Хәлфин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясады

Әлмәтлеләр фәнни-гамәли конференциясенең «Дөнья цивилизациясе контекстында милли мәдәният» номинациясендә катнашты.

Туган телләр көнендә Әлмәт районы һәм шәһәре укытучылары: Ситдикова Ләлә Насыйх кызы (Мәмәт мәктәбе), Шайхулова Гөлназ Фаяз кызы (Яңа Кәшер санатор мәктәбе), Исмагилова Зөлфия Минсалих кызы (1 нче лицей) Казан шәһәрендә,  КФУда мәгърифәтче галим Ибраһим Хәлфин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясенең "Дөнья цивилизациясе контекстында милли мәдәният" номинациясендә катнашты һәм чыгыш ясады. Конференцияне филология фәннәре кандидаты, кафедра доценты Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы оештырды һәм алып барды. Эшләр мәртәбәле жюри Хәбетдинова М.М., Галимуллина А.Ф., Мотигуллина А.Р. тарафыннан тикшерелде һәм бәяләнде. Ситдикова Л.Н - 1 нче урын, Шайхулова Г.Ф - 2 нче урынга лаек булды. Шунда ук КФУ тарафыннан әзерләгән  олимпиада үткәрелде. Ул  Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан,  "Онытылмас җырлар" темасын яктыртуга юнәлдерелгән иде. Бу олимпиадада 3 укытучыбыз да 2 нче урынга лаек булды. 
И.Хәлфин конференциясенең укучылар арасында үткәрелгән бәйгесендә Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Арсланова Регина катнашты һәм 2 урынга лаек булып, диплом белән бүләкләнде. Ул Әлмәт татар дәүләт драма театры куйган "Кайда минем илем" спектакленә рецензия язды.
Конференциянең икенче өлешендә, түгәрәк өстәл форматында, язучы Фирдүс Гыймалтдиновның "Тимер" батальоны 9 рота хәрбие Илнур Хаертдинов турында язылган "Үлемнән бер адым алдарак" китабын тәкъдим итү,  Муса Җәлилгә багышлап төшерелгән "Кара урман" фильмы анализлау оештырылды.

Комментарии

Главное