16+

Әлмәт егетләре International Match Competition CASPIAN CUP 2025 халыкара олимпиадасында катнаштылар

Олимпиадада 16 илдән 266 вәкил катнашты.

Әлмәт егетләре International Match Competition CASPIAN CUP 2025 халыкара олимпиадасында катнаштылар

Олимпиадада 16 илдән 266 вәкил катнашты.

8-9 февральдә Бакуда International Match Competition Caspian CUP 2025 Халыкара олимпиадасы узды.

Олимпиадада 16 илдән 266 вәкил катнашты: Әзербайҗан, Россия, Казахстан, Украина, Германия, Америка, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан, Алжир, Польша, Латвия, Болгария, Кытай, Төркия, Бөекбритания. Әлмәт шәһәренең «Академия Ума» балалар үзәге укучылары призерлар булдылар.

Гарифуллин Әмир шәхси зачетта-3 нче, команда зачетында 1 нче урынны алды. Хуҗеев Аскар шәхси зачетта 3 нче урынны алды. Хәлимов Тимур шәхси зачетта - 3 нче, команда зачетында 2 нче урынны алды. Дмитрий Ландышев шәхси зачетта - 3 нче, команда зачетында 1 нче урынны алды. Артемий Олейник шәхси зачетта - 3 нче, команда зачетында 2 нче урынны алды.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте


Комментарии

Главное