16+

Әлмәт укучысы бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булды

Әлмәт укучылары олимпиадаларда яңа үрләр яулый.

Әлмәт укучысы бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булды

Әлмәт укучылары олимпиадаларда яңа үрләр яулый.

9-10 ноябрьдә Казанда «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында мәктәп укучыларының сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясенең 10а сыйныфы укучысы Артур Мальсагов әлеге мәртәбәле конкурсның призеры булды! Артурны һәм аның остазы Гөлнара Әнвәр кызы Гатауллинаны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте


Комментарии

Главное