16+

Әлмәт районы Рус Акташы авылында региональ семинар-практикум узды

...

...

Рус Акташы авылының 1нче номерлы "Дюймовочка" балалар бакчасында юлларда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру эшендә уен технологияләрен куллану темасына региональ семинар-практикум узды.

Педагоглар юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру мәсьәләләрендә балалар белән аралашуның төрле формаларын күрсәттеләр. Педагоглар әлеге юнәлеш буенча эш тәҗрибәләре һәм үткәрелгән семинар турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Семинар-практикум нәтиҗәле, бай булды, балалар бакчасы педагогларының эш тәҗрибәсе югары дәрәҗәдә бәяләнде, дип хәбәр итә оештыручылар. 


Комментарии

Главное