16+

Әлмәттә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган семинарга республиканың 10 районыннан кунаклар килде

Әлмәттә STEAM системасы буенча балаларны юл кагыйдәләренә ничек өйрәтергә икәнен күрсәттеләр.

Әлмәттә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган семинарга республиканың 10 районыннан кунаклар килде

Әлмәттә STEAM системасы буенча балаларны юл кагыйдәләренә ничек өйрәтергә икәнен күрсәттеләр.

Әлмәтнең «Жар птица» 6 нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә региональ семинар булды.

Шәһәрдә Татарстанның ун районыннан килгән педагоглар өчен семинар-практикум узды. Катнашучылар балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнгәндә кулланыла торган заманча алымнар белән таныштылар.

STEAM системасы фән, технология, инженерлык һәм математиканы берләштерә. Барысы да бар: робототехникадан алып хәрәкәтчән уеннарга кадәр.

Семинарда 50 кеше катнашты. Яңа методиканы «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, тормыш иминлеге фәнни үзәге белгечләре һәм дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре югары бәяләде.

 

 

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе


Комментарии

Главное