16+

Әлмәт укучылары Татарстан мәктәп урманчылыкларының VI слетында катнашты

Слетка республиканың мәктәп урманчылыкларыннан 100гә якын укучы килгән иде.

Әлмәт укучылары Татарстан мәктәп урманчылыкларының VI слетында катнашты

Слетка республиканың мәктәп урманчылыкларыннан 100гә якын укучы килгән иде.

26 июльдән 28 июльгә кадәр Кукмара районының Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә - урман» дип исемләнгән VI слет оештырылды.

Әлмәт муниципаль районын Урман-Кәләй һәм Иске Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәпләре тәкъдим итте. Өч көн дәвамында укучылар урман саклауга багышланган теоретик һәм гамәли белемнәр тупладылар, шулай ук үз күнекмәләрен дә күрсәттеләр. 

 

Фото: АМР мәгариф идарәсе


Комментарии

Главное