20 апрелендә 57 нче "Соловушка" балалар бакчасы базасында Әлмәт муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары арасында "Яшь эрудит" шәһәр смотр-конкурсы узды.
Конкурста 26, 34, 46, 57 нчы балалар бакчалары командалары катнашты. Конкурс «Ата - бабалар мирасын саклыйк» эгидасы астында квест-уен формасында узды. Һәр станциядә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны төрле фәннәр профессорлары каршы алды: интеллектуаль, сүз, әдәби, спорт фәннәре профессорлары.
Компетентлы жюри конкурста җиңүчеләрне билгеләде. Алар: 34 һәм 57 нче балалар бакчалары (I урын), 46 нчы балалар бакчасы (II урын), 26 нчы балалар бакчасы (III урын).
Фото: Әлмәт мәгариф идарәсе
Комментарии