16+

Әлмәт укучыларының әти әниләре БДИ тапшырып карый ала

24 мартта Әлмәт муниципаль районы «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» акциясендә катнашачак.

Әлмәт укучыларының әти әниләре БДИ тапшырып карый ала

24 мартта Әлмәт муниципаль районы «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» акциясендә катнашачак.

Акциянең инициаторы-мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.

Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерергә, җәмәгатьчелекне 2023 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрү технологиясе һәм процедурасы белән таныштырырга ярдәм итәргә тиеш.

Акцияне үткәрү урыны-Әлмәт шәһәре, М. Җәлил урамы, 41, 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.


Комментарии

Главное