16+

Өч әлмәтле «Ел лидеры 2022» республика балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре конкурсында җиңде

Әлмәтлеләр беренче!

Өч әлмәтле «Ел лидеры 2022» республика балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре конкурсында җиңде

Әлмәтлеләр беренче!

Беренче тапкыр ярышларда катнашкан Милана Камалова лауреат булды. Милана 5 нче гимназиянең тугызынчы сыйныф укучысы.


Әлмәтнең 1 нче гимназиясендә укучы тагын бер укучы лауреат булды. Ул -  Ләйлә Мостафина. Ул Әлмәт районында «Чиста булачак» экологик хәрәкәте кураторы, шулай ук гимназия советы президенты һәм «Минмол Тинс» командасы әгъзасы булып тора.

5 нче гимназиянең педагог-оештыручысы Елена Анатольевна Степанова икенче ел рәттән «Балалар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе» номинациясендә җиңүче булды.


 

"Кадерле укучыларыбызны һәм педагогларыбызны котлыйбыз! Сез иң яхшылары!", - дип котлады җиңүчеләрне район башлыгы Тимур Нагуманов. 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте


Комментарии

Главное