16+

Әлмәттә 16 укучы компьютер грамоталылыгында көч сынашты

Уенда катнашучылар үз көндәшләренә детальләрне атамыйча, компьютерның нәрсәдән торганын аңлатырга тиеш.

Әлмәттә 16 укучы компьютер грамоталылыгында көч сынашты

Уенда катнашучылар үз көндәшләренә детальләрне атамыйча, компьютерның нәрсәдән торганын аңлатырга тиеш.

"Знайка-познайка" - уен һәм имтихан. Анда 16 укучы катнашты. Әлмәт политехник техникумы каршындагы белем бирү үзәге «IT-куб»та шөгыльләнүчеләр компьютер грамоталылыгы буенча ярыштылар.

Үзәк шәһәрдә ике ел элек «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә барлыкка килгән.

Уенда катнашучылар үз көндәшләренә детальләрен атамыйча, компьютерның нәрсәдән торганын аңлатырга тиеш иде.  "Знайка-познайка» – уен гына түгел, ә сынау да. «IT-куб»та укучылар алган күнекмәләрен шулай ныгытты.

"IT-куб"  Әлмәт политехник техникумында ике ел элек "Цифрлы белем бирү мохите" федераль проекты кысаларында барлыкка килде, ул үз чиратында "Мәгариф" милли проектына керә. Елына уртача 8 яшьтән 18 яшькәчә 600гә якын бала һәм яшүсмер йөри. Алгоритмика нигезләреннән тыш үзәктә тагын 6 юнәлеш бар.

 

 

Фото: Әлмәт политехника техникумы


Комментарии

Главное