16+

Олы юллар сезне чакыра…

Бер айга сузылган бердәм дәүләт имтиханнары, ниһаять, артта калды.

Олы юллар сезне чакыра…

Бер айга сузылган бердәм дәүләт имтиханнары, ниһаять, артта калды.

Борчылып, йокысыз төннәр үткәргән укучылар да, әти-әниләр дә иркен сулыш алды.

Район һәм шәһәр мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар. Авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә шаулап-гөрләп чыгарылыш кичәләре уза. Мәктәпне тәмамлаган егет-кызларны алда зур тормыш көтә.

Чыннан да, быел имтихан нәтиҗәләре начар булмаган. Бердәм дәүләт имтиханын 959 укучы биргән. Нәтиҗәләр, әлбәттә, төр-лечә. Араларында аерым фәннәр буенча йөз балл җыючыларның булуы аеруча куандыра. Мисал өчен, җәмгыять белеменнән республика буенча 13 бала имтиханны шушындый югары баллга тапшырган булса, шуның икесе - Әлмәтнеке. Бу 6 нчы һәм 25 нче мәктәп укучылары. Татарстанда физика буенча ике укучы йөз балл җыйган булса, шуның берсе - Әлмәтнең 16 нчы мәктәбе укучысы! Тагын ике бала - 7 нче мәктәп һәм 5 нче гимназия укучылары инглиз теленнән йөз балл җыя алганнар.

Район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары арасында төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, призер булганнары да шактый күп. Бу турыда 2 июль көнне шәһәркүләм узачак чыгарылыш кичәсендә тулырак мәгълүмат бирәчәкләр әле. Ә хәзергә шуны гына ассызыклап узасы килә, бу күркәм нәтиҗәләр - ел дәвамында әти-әни-ләрнең, укытучыларның, укучыларның, шушы чор-ның җаваплылыгын аңлап, киләчәк тормышларына битараф булмыйча, тырышып әзерләнүләре нәтиҗәсе.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының барысына да сәламәтлек, уңышлар һәм ак юллар теләп калабыз. Иҗади сәләтегез сезгә барлык хыял-омтылышларыгызны тормышка ашыруда ярдәм итсен!

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 


Комментарии

Главное