16+

Әлмәт районында "Татарлар - бөек халык" чарасы узды

Бәйрәм чарасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга, республикада туган телләр һәм миләтләр бердәмлеге елына багышланган.

Әлмәт районында "Татарлар - бөек халык" чарасы узды

Бәйрәм чарасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга, республикада туган телләр һәм миләтләр бердәмлеге елына багышланган.

Районның Сөләй мәктәбендә укучы 1-11 сыйныф укучылары бәйрәмдә катнашкан. 

8 нчы сыйный укучылары борынгы әби-бабаларыбызның һөнәрләре, көнкүрешләре һәм борынгы Болгар дәүләте, Казан ханлыгы, Сөембикә ханбикә язмышы турында чыгыш ясаган. 

9-11 сыйныфта укучылар аулак өйне сәхнәләштергән. Алар "Челтәр элдем читәнгә", "Сигезле", "Чума үрдәк, сума каз", "Йөзек салышлы" уеннарын уйнаган. 

Башлангыч сыйныф укучылары "Шүрәле" биюен башкарса, 5-7 сыйныфлар Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштергән. 

Татар халкының Бөек ватан сугышында күрсәткән батырлыгын да искә алганнар.

Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланган. 


Комментарии

Главное