16+

Әлмәтнең “Яшь техниклар станциясе” укучылары әкият геройлары белән очрашкан

Очрашу табигать кочагында узган.

Әлмәтнең “Яшь техниклар станциясе” укучылары  әкият геройлары белән очрашкан

Очрашу табигать кочагында узган.

3 гыйнвар көнне "Вертикаль" берләшмәсе укучылары өстәмә белем бирү педагогы Сергей Семенович Игнатьев җитәкчелегендә балаларның ата-аналары белән бергә “Комлы карьер” туристик укыту-тренировка полигонына сәяхәт иткәннәр. Анда аларны әкият геройлар көткән. Әкият геройлары көтеп алынган очрашуга бик шатланып, яңа ел бүләкләре тапшырганнар.  Чарада катнашучылар әйлән-бәйлән уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, таудан шуганнар.

 

Фото: "Яшь техниклар станциясе"


Комментарии

Главное