Вадим Захаров: «Үземнән тазарак кеше күрсәм сөенәм»
Җырчы Вадим Захаровка гәүдә авырлыгы турында сорау биргәч, ул үзенең артык авырлыгы яшь өстәве турында әйтә. «Гәүдәгезне ниндидер формага китерү максатыгыз юкмы?» дигән сорауга ул болайрак җавап бирде: «йөз тапкыр уйланган әйбер инде ул. Концертларымда да әйтәм инде, «Үземнән тазарак кеше күрсәм сөенәм», дип. Җырчы Винарис бар бит, аның янында басып торырга рәхәт инде миңа, фотога төшәргә дә. Аның янына басып фотога төшәсе килеп тора, мыскыл итеп әйтмим инде. Миңа артык авырлык турында күп тапкыр әйттеләр инде, гәүдә төзелеше шундый булгач, мин бернишли дә алмыйм инде». Вадим диеталар да тотып караган, берни дә булышмый икән, үзен ничек бар шулай кабул итә икән. Гәүдә авырлыгын үлчәп тә мәшәкатьләнми. «Тамашачы мине шулай кабул итсен инде», ди Вадим.
Вход на сайт
Главное
-
#Һава торышы
4 июльгә һава торышы
-
#Мәдәният. Сәнгать
«Әдәби атнакич» мәдәни проектының икенче сезоны тәмамланды
-
#Юлларда
Кагыйдәләрне үтәү тормышны саклый
-
#Җәмгыять
Аралар ерак – ышаныч көчле
-
#Җәмгыять
«Ветеран» реабилитация үзәгендә үз эшләрен төгәл һәм җиренә җиткереп башкаручы белгечләр эшли. Венера Зәки кызы Гарифуллина шундый шәхесләрнең берсе

Комментарии