16+

Әлмәт талантлары Төркия үрләрен яулый

Әлмәтнең 3 нче музыка мәктәбенең хореография классы буенча укытучылары Рәзилә Хәкимова җитәкчелегендәге яшь талантлары Турциянең Кемер шәһәрендә узган «Шоумир Кояш Йорты Төркия» халыкара иҗат фестиваль-бәйгесендә катнаштылар.

Бәйге  «SHOWMIR»  мәдәни «FILIZ-POCTOK»  халыкара мәдәният, образ, ярдәм һәм бердәмлек оешмасы тарафыннан оештырылган.

Бәйге нәтиҗәләре әлмәтлеләрне  сөендерерлек:

 Радмилла Гайнетдинова «Халык »  номинациясе буенча I дәрәҗә лауреаты булды һәм “Биюдә халык мәдәниятен саклап калу» дипломы белән бүләкләнде.

Ралина «Эстрада биюе»  номинациясе буенча II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Ә педагоглары Рәзилә Хәкимова «Һөнәри осталыгы  һәм фестиваль  катнашучыларын әзерләгән өчен»  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Комментарии

Главное